4 июньдә 17.00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сарае алдындагы мәйданда «Арт-мәйдан» проектын ачуга багышланган концерт программасы узачак.
«Арт-мәйдан» проекты «КАМАЗ» мәдәният сарае тарафыннан 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Җәй дәвамында һәр атнаның пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә учреждение алдындагы мәйданда төрле формадагы һәм эчтәлектәге чаралар үткәрелә: «КАМАЗ» мәдәният сараеның башкаручылары һәм коллективлары катнашында бәйрәм чаралары һәм концертлар, интерактив-күңел ачу программалары, конкурслар һәм фестивальләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, әдәби-музыкаль, шигърият һәм бию кичәләре.