4 июньдә 18.00 сәгатьтә «КАМАЗ» Мәдәният сарае мәйданында «Арт-мәйдан» проекты кысаларында «Ретро-микс» дискотекасы узачак.
«Арт-мәйдан» проекты «КАМАЗ» Мәдәният сарае тарафыннан 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Җәй дәвамында һәр атнаның пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә учреждение алдындагы мәйданда төрле формадагы һәм эчтәлектәге чаралар үткәрелә: «КАМАЗ» Мәдәният сарае башкаручылары һәм иҗат коллективлары катнашында бәйрәм чаралары һәм концертлар, интерактив-күңел ачу программалары, конкурслар һәм фестивальләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, әдәби-музыкаль, шигъри һәм бию кичәләре.