11 июньдә сәгать 17.00дә «КАМАЗ» мәдәният сарае мәйданында Россия көненә багышланган концерт программасы булачак.
«Арт-мәйдан» проекты «КАМАЗ» мәдәният сарае тарафыннан 2016 елдан гамәлгә ашырыла. Җәй дәвамында атна саен пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә учреждение алдындагы мәйданда формасы һәм эчтәлеге буенча төрле чаралар үткәрелә: «КАМАЗ» мәдәният сарае башкаручылары һәм коллективлары катнашында бәйрәм чаралары һәм концертлар, интерактив-күңел ачу программалары, конкурслар һәм фестивальләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, әдәби-музыкаль, шигъри һәм бию кичәләре.