Сарайда «Чаллы мияуләге» («Челнинская сирень») конкурсы нәтиҗәләре буенча иҗат ителгән картиналар күргәзмәсе ачылды. Экспозиция танылган композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Ш. Гобәйдуллин иҗатына багышланган, шулай ук Чаллы шәһәренең нигезләнүенә 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле җитештерелүгә 50 ел тулуга багышлана.
Залларда рәссамнарның музыкаль образлар, шәһәр тарихы һәм төбәкнең сәнәгать мирасы турындагы үз карашларын чагылдырган эшләре тәкъдим ителгән. Конкурс һәм күргәзмә музыканы, сынлы сәнгатьне һәм Чаллы үсешенең мөһим этаптарын берләштереп, иҗади диалог мәйданчыгына әверелде. Килүчеләр заманча авторларның шәһәр һәм легендар автозавод юбилее, шулай ук күренекле композитор мирасы белән бәйле темаларны ничек интерпретацияләве белән таныша алалар.