Фортепиано музыкасы концертын Н.Җ. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең беренче курс студенты Полина Иванова һәм 3-нче санлы балалар музыка мәктәбен тәмамлаучы Марина Нуждина (профессор В.В. Чагайна классы) тәкъдим итә. Пианистлар чыгышы программасында Барокко дәвере, Вена классик мәктәбе, рус мәктәбе композиторларының, шулай ук импрессионист-композиторларның бөтен дөньяга билгеле әсәрләре яңгыраячак. Чара «Консерватория – балаларга» проекты кысаларында узачак, шуңа күрә ул музыка мәктәпләре укучылары өчен аеруча кызыклы һәм гыйбрәтле булачак.