Балаларны яклау көне – ул якты, кояшлы бәйрәм. Аның җәйнең беренче көнендә, мәктәп каникулларының беренче көнендә билгеләп үтелүе юкка гына түгел! Күңелдә шундый шатлык хисе, биеп кенә җибәрәсе килә!
Традиция буенча, бу көнне Балалар хореография мәктәбе укучылары, «Бисеринки» халык бию ансамбле «Балачак киләчәк белән очраша» концерт программасын тәкъдим итәчәкләр.
Кич буе балалар тамашачыларны яңа гына түгел, ә инде яратып өлгергән якты бию номерлары белән сөендерәчәкләр.
Концерт җылы, дустанә атмосферада узачак.