Хыяллар чынга ашучан булалар. Тик теләкләрне дөрес итеп рәсмиләштерергә генә кирәк. Очрашуда катнашучылар декоратив-гамәли сәнгатьнең бер төре – коллаж ясау белән танышачаклар. Теләкләр коллажы – кешенең барлык изге хыялларын күрсәтүче төсле һәм кызыклы композиция, шулай ук бу техника кешедә иҗади сәләтләрне үстерә.
Чара барышында яшьләр кул астындагы нинди материаллардан коллаж ясарга мөмкин булуын гына белмичә, үз теләкләре чынга ашсын өчен, рәсем ярдәмендә аларны визуализацияләргә дә өйрәнәчәкләр.
Чара алдан язылу буенча үткәрелә, телефон: 8 (8552) 56-28-25.