Сабантуй – ул барлык татарларның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме. Бу – һәр елны барлык татарлар гына түгел, башка халыклар да зур түземсезлек белән көтеп алган бәйрәм. Ул – язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган борынгы бәйрәм. Татар бәйрәме күчмә һәм утырыклы мәдәниятләрнең синтезын гәүдәләндерә, ул катлаулы һәм озын үсеш юлы үткән. Бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә.
«Кызыл тау» мәдәният үзәгендә, Суар торак массивында, «Балалар Сабантуе» булачак.
Программада – концерт, халык уеннары, спорт ярышлары.
Балаларны балалар иҗат коллективларының бәйрәм концерты, милли уеннар, конкурслар һәм, әлбәттә, бүләкләр көтә.