«КАМАЗ» Мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәре нигезләнүнең 400 еллыгына багышланган «Чаллы өстендәге аккошлар-2026» халыкара әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар (яшь чикләүләре юк), аларның танылган булу-булмавына, һөнәри әзерлегенә, иҗади берлекләрдә әгъза булуына яки яшәү урынына карамастан, рус яки татар телендә иҗат итүчеләр катнаша ала.
Бәйге номинацияләре:
• Рус телендә ШИГЪРИЯТ. Өч шигырь кабул ителә: бер шигырь мәҗбүри рәвештә Яр Чаллы шәһәренә (аның табигате, архитектурасы, тарихы, кешеләре һ.б.) багышланырга тиеш; икесе – ирекле темага. Шигъри тупланманың гомуми күләме 60 юлдан артмаска тиеш.
• Татар телендә ШИГЪРИЯТ. Өч шигырь кабул ителә: бер шигырь мәҗбүри рәвештә Яр Чаллы шәһәренә (аның табигате, архитектурасы, тарихы, кешеләре һ.б.) багышланырга тиеш; икесе – ирекле темага. Шигъри тупланманың гомуми күләме 60 юлдан артмаска тиеш.
• Рус телендә КЕЧЕ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР. Ике миниатюра кабул ителә: берсе мәҗбүри рәвештә Яр Чаллы шәһәренә (аның табигате, архитектурасы, тарихы, кешеләре һ.б.) багышланырга тиеш; икенчесе – ирекле темага. Һәр миниатюраның күләме буш урыннарны исәпкә алып, 5000 билгедән артмаска тиеш.
• Татар телендә КЕЧЕ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР. Ике миниатюра кабул ителә: берсе мәҗбүри рәвештә Яр Чаллы шәһәренә (аның табигате, архитектурасы, тарихы, кешеләре һ.б.) багышланырга тиеш; икенчесе – ирекле темага. Һәр миниатюраның күләме буш урыннарны исәпкә алып, 5000 билгедән артмаска тиеш.
Бәйге нигезләмәсе таләпләренә туры китереп рәсмиләштерелгән гариза һәм конкурс эше lebedinadchelnami@mail.ru электрон адресына юлланырга тиеш.