Уен башланганчы катнашучылар 3-8 кешелек командаларга бүленәчәкләр. Аннары алар капитан сайлап, исем уйлап табачак һәм үз командаларын тәкъдим итәчәкләр. Бер үк вакытта берничә төркем уйный ала.
Командалар чиратлап, төрле темаларны үз эченә алган алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирәчәкләр. Энциклопедик белемнәрне түгел, ә логик фикерләү һәм анализлауны таләп итүче биремнәр аеруча кызыклы булачак. Катнашучылар шагыйрьләр, язучылар һәм рәссамнарның тормыш юлларыннан билгеле цитаталарны һәм фактларны искә төшерә, шулай ук дөнья мәдәнияте табышмакларын чишә алачаклар.
Чара алдан язылу буенча үткәрелә, телефон: +7 (937) 584-54-97.