Һәр елны 10 февральдә илебездә рус шагыйре, прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче, рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә.
Чарада рәсми басылып чыккан эш материалларына нигезләнгән әдәби тикшерү үткәреләчәк. Александр Пушкинны дуэльдә үтерү эшен хәрби суд моннан ике гасыр диярлек элек караган. Кайбер тарихчылар, судьялар (гвардия офицерлары), үзләренең хәзергечә әйтсәк, «корпоратив» моральләреннән чыгып, Дантес ягында булганлыктан, бу суд гадел булмаган, дип фаразлаганнар.
Чара ахырында катнашучылар бу эш буенча үз нәтиҗәләрен ясарга һәм сорауларга җавап бирергә тырышачак: дуэльгә нәрсә сәбәп булган? Александр Сергеевичны пистолет төбәгенә басарга нәрсә мәҗбүр иткән? Һәм моны булдырмый калып була идеме?
Чарага алдан +7 (8552) 32-71-64 телефоны аша язылырга кирәк.