Китапханә кунакларына язучы турында истәлекләрне яңартып кына калмыйча, аның тормышы һәм иҗаты турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алырга мөмкинлек биреләчәк. Кичәнең төп бизәге булып, Антон Павлович образына кергән һәм аның әсәрләреннән өзекләр укучы яшь кеше торачак. Килүчеләр язучының иҗат юлы һәм гаҗәеп әсәрләре буенча сәяхәт кылачак, аның тормышы белән бәйле истәлекле урыннар: Мелиховодагы утары, Ялтадагы йорты һәм Сахалин утравы белән танышачак. «Антон Чеховның Мелиховодагы музей-утары» документаль фильмыннан язучының бу утардагы тормышы һәм эшчәнлеге турындагы өзек аеруча мәгълүмати булачак.
Язучының «Шатлык» хикәясе буенча куелган сәхнәләштерелгән тамашада катнашу килүчеләргә үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Әдәби кичәгә йомгак ясап, яшьләр «Чеховны белүчеләр» викторинасында катнашачаклар. Язучының тормышын һәм иҗатын иң яхшы белгәннәр медальләр белән бүләкләнәчәк.
Чара алдан язылу буенча үткәрелә, телефон: 8 (8552) 52-69-06.