Чарада катнашучылар Россиянең дистәләгән халыклары янәшә яшәгән күпмилләтле мәдәният дөньясына чумачак. Аларның һәрберсе үзенчәлекле тарихка, гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә ия.
Ярыш командалар арасында узачак һәм биш кызыклы турны үз эченә алачак:
1. «Җылыну» – Россия төбәкләре, төрле этносларның яшәү урыннары һәм территориянең табигый үзенчәлекләре турында сораулар.
2. «Атрибутлар һәм символлар» – катнашучыларга төрле халыкларның милли киемнәрен һәм символларын табарга кирәк булачак.
3. «Россия халыклары уеннары» – төрле халыкларның уеннары белән танышу.
4. «Халык фольклоры» – табышмаклар чишү, әкиятләрне, мәкальләрне һәм әйтемнәрне дәвам итү.
5. «Музыка коралы – халык җаны» – командалар музыка коралын һәм аның кайсы халыкка караганын атарга тиеш.
Бу – мәдәниятләрнең төрлелеген тою, күзаллауны киңәйтү һәм яңа тәэсирләр алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Чара 10 кешедән торган төркемнәр өчен үткәрелә. Телефон аша язылырга: 8 (937) 584-54-97.