Автомобильләр күп кенә әдәби геройларның тормышларының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Мәсәлән, Остап Бендерны «Антилопа-Гну»сыз яки Рауль Дюк белән доктор Гонзоны «Бөек Кызыл Акула»сыз күз алдына китерүе дә авыр. Кайвакыт әдәби әсәрләрдә машиналар тулы хокуклы персонажларга, хәтта Стивен Кингның «Кристина» романындагы кебек, төп геройларга да әвереләләр.
Беренче турда катнашучылар әдәби әсәрләр турындагы сорауларга җавап биреп, үзләренең укымышлылыгын һәм эрудицияләрен күрсәтәчәкләр.
Икенче турда катнашучылар автомобильләргә багышланган танылган музыкаль композицияләрне искә төшерәчәкләр. «Кинотека» раунды аларның ватан кинематографының иң яхшы фильмнары турындагы белемнәрен тикшерәчәк. Шулай ук программада кыскача сораштыру булачак: беренче автомобиль һәм билгеле маркаларның логотиптарының мәгънәсе турында.
Һәр тур автомобильләр турындагы әдәби әсәрләр һәм белешмәлекләр тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән үрелеп бара.
Катнашу өчен 8 (937) 584-54-97 телефоны буенча алдан язылу кирәк.