Җәй барыбыз өчен дә үзенең кояшлы ишекләрен ача. Шул ук көнне без иң изге һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Чарада катнашучылар «КИТАПХАНӘ» дип аталган китап утравы буенча кызыклы сәяхәткә чыгачаклар. Алып баручы белән бергә алар «Шигырьләр култыгы»нда, «Маҗаралар елгасы»нда булачаклар, «Әкиятләр тавы»на менәчәкләр һәм «Мөгъҗизәләр урманы»на эләгәчәкләр. Бу сәяхәтнең һәр этабы әдәби биремнәр һәм конкурслар белән үрелеп барачак. Балалар табышмаклар чишәчәк, әдәби геройларны, авторларны һәм аларның әсәрләрен искә төшерәчәк, танып-белү викторинасы сорауларына җавап бирәчәкләр.
Ә кыю хәзинә эзләүчеләргә бүләк итеп хәзинә – төрле һәм кызыклы китаплар биреләчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (88552)466737