Кунакларны гади чара гына түгел, ә чын дөнья буйлап сәяхәт көтә. Балаларны мавыктыргыч маҗаралар, гаҗәеп тарихлар белән танышу һәм, әлбәттә, яраткан әдәби геройлар белән очрашу көтә.
Һәр бирем билгеле бер кыйтгага яки илгә багышланачак. Катнашучылар сайлап алынган төбәкнең тарихы, гореф-гадәтләре, табигате һәм кешеләре турында сөйли торган әсәрләрдән өзекләр укып, шул төбәк атмосферасына чуммаячаклар. Балаларны эссе Африка, серле Азия, галәмәт Аурупа, гүзәл Америка һәм табышмаклы Австралия тарихлары көтә.