Чарада катнашучыларны интеллектуаль ярыш көтә, анда егет-кызларга Россия белән бәйле төрле темаларны үз эченә алган сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Бу үз белемнәреңне тикшереп кенә калмыйча, илебез, аның бай үткәне һәм якты бүгенгесе турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Китапханә кунакларын борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәрге тарих, география, мәдәният һәм сәнгать, фән һәм ачышлар, Россия галимнәренең казанышлары – уйлап табулар, космос программалары, Россия символлары, шулай ук хәзерге Россия – актуаль вакыйгалар, казанышлар һәм кызыклы фактлар кебек темаларны үз эченә алган биремнәр көтә.