Россия көне (12 июнь) – илнең бердәмлеген, суверенитетын һәм горурлыгын гәүдәләндерүче төп дәүләт бәйрәме.
Акциядә катнашучылар бәйрәм тарихы, илнең дәүләт символларының әһәмияте белән танышачаклар, Россия турындагы мәкальләрне җыю буенча уенда катнашачаклар, «Россия халыклары» интерактив викторинасы сорауларына җавап бирәчәкләр.
Акция кысаларында китап укучыларга В. Степанов, С. Михалков, Г. Ладонщиков, С. Есенин һ.б. язучыларның Ватан турындагы шигырьләрен укырга тәкъдим ителәчәк. Китапханәче балаларга Россиянең матурлыгы һәм күптөрлелеге турында сөйләүче китапларны тәкъдим итәчәк.