1 июнь – иң игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә олыларга «балачак» дигән искиткеч чорны искә төшерү дә.
Китапханәче балаларны Халыкара балаларны яклау көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырачак.
Аннары балалар җәйге табышмакларны чишәчәкләр, кызыклы конкурсларда катнашачаклар һәм әкият викторинасының катлаулы сорауларына җавап бирәчәкләр. Аларга «Китаплы җәй салават күпере» китап күргәзмәсендәге китаплар ярдәм итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-38-08.