Китапханәче балаларга язучы Корней Иванович Чуковский, аның балалар өчен язылган искиткеч әкиятләре һәм шигырьләре турында сөйләячәк, китапханәдә укырга мөмкин булган китапларын күрсәтәчәк.
Аннары язучының иң билгеле гыйбрәтле әкиятләренең берсе — быел 100 еллыгы билгеләп үтелә торган «Федора хәсрәте» әсәре укылачак. Балалар Федора ападан качкан савыт-сабалар тарихы белән танышачаклар, бу яшь укучыларга тормышның мөһим кыйммәтләрен аңларга ярдәм итәчәк.
Чара азагында балалар викторина сорауларына җавап бирәчәкләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552)70-38-08.