Якынча 10 мең ел элек мисырлылар кыргый песиләрне йорт хайваны итеп ияләштергәннәр. Тиздән алар дини пантеонның бер өлешенә әвереләләр: Борынгы Мисырның иң хөрмәтле алиһәләренең берсе Бастетны песи башлы итеп сурәтләгәннәр. Мисырда песиләр сурәтләнгән әйберләр һәм алар турында язмалар еш очрый. Скандинавия мифологиясендә байлык, уңдырышлылык, сугыш, мәхәббәт һәм уңыш алиһәсе Фрейя үзенең арбасын җигү өчен песиләрне файдаланган. Япониядә песиләрне гадәттән тыш сәләткә ия һәм уңыш символы дип саныйлар. Алар уңайлыкны һәм гаилә иминлеген символлаштыралар, шуңа күрә аларга аерым игътибар бирелә. Мөселманнарда песи – изге хайван. Мәчетләргә иркенләп керә алу рөхсәт ителгән бердәнбер җан иясе.
Песиләр һәрвакыт кешеләр янында булган – караңгы Урта гасырларда сихерчеләрнең юлдашлары булудан башлап, хәзерге вакытта сөйкемле йорт хайваннарына кадәр. Чарада катнашучылар песиләрнең гасырлар буе дәвам иткән тарихы турында белә алачак.