Балалар өчен җәйге каникуллар якты һәм танып-белүгә бай булырга вәгъдә итә. Алар Россия халыкларының мәдәни төрлелеге белән якыннан танышачаклар. Алып баручы балаларны каршы алачак һәм халык уеннары, кызыклы ярышлар һәм викториналар ярдәмендә төрле милләтләрнең үзенчәлекле мәдәни дөньясын ачачак.
Балаларда аеруча татарның «Буяучы һәм буяулар», башкортның «Күгәрченнәр» һәм чирмешләрнең «Йөзек яшереш» кебек традицион уеннары зур кызыксыну уятыр.
Балалар төсләргә бай халык бәйрәмнәрен искә төшерәчәкләр һәм алар турында кызыклы фактлар беләчәкләр. Милли киемнәрдәге кунаклар – чирмешләр һәм руслар – үз этносларының гадәти булмаган бәйрәмнәре һәм борынгы йолалары турында сөйләячәкләр.
Рус гүзәле Аленушка балаларга фольклор дөньясына чумарга тәкъдим итәчәк. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, «Шалкан» рус халык әкиятен сәхнәләштерәчәкләр. Чараның кульминациясе булып «Идел батырлары. Иван-батыр» чуваш мультфильмын карау тора. Ул балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәк һәм Россиянең мәдәни төрлелеге турындагы күзаллауларын киңәйтәчәк.