Балалар әдәплелек дөньясына кызыклы сәяхәт ясарлар! Катнашучылар бу сүзнең мәгънәсе белән танышырлар, әдәплелекнең төп таләпләрен, кунакта, урамда, җәмәгать урыннарында һәм хәтта көтелмәгән хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнерләр. «Көндәлек әдәп» танып-белү викторинасында сорауларга җавап биреп, үзләренең кызыксынучанлыкларын һәм белемгә омтылышларын күрсәтәчәкләр, офыкларын киңәйтәчәкләр, яхшылык, әдәплелек, тирә-юньдәгеләргә карата хөрмәт һәм кайгыртучан мөнәсәбәт турында күп кенә яңа мәгълүматлар алачаклар. Чарага «Серле сүзләр» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (88552)466737