Мәңгелек китаплар була. Аларны балачакны искә төшерергә, мәшәкатьләрне һәм авырлыкларны онытырга теләгәндә, яисә тормышның искиткеч булуына, мәңгелек мәхәббәт һәм дуслыкның яшәвенә ышанычны югалткан чакта ачасың. Француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпериның «Кечкенә принц» әкиятен хаклы рәвештә нәкъ менә шундый китап дип атарга мөмкин. «Кечкенә принц» – ул кайчан да булса үсәчәк кечкенәләр һәм кайчандыр кечкенә булган олылар өчен язылган китап.
Чара башында балалар язучының биографиясе белән танышачак, аннары автор әсәре буенча төшерелгән мультфильмны карап, «Кечкенә принц» белән бергә викторина сорауларына җавап бирәчәкләр, «кара тартма»да нәрсә ятуын чамалап, «Иң игътибарлы укучы» конкурсында катнашачаклар. Антуан де Сент-Экзюпери әкиятен иң яхшы белүчеләр истәлекле бүләкләр алачак.