Китапханә – ул мәгълүмат һәм белем патшалыгы, анда сез үз белем багажыгызны гына тулыландырып калмыйча, ял вакытыгызны да кызыклы итеп үткәрә аласыз.
Чара башында китапханәче балаларны китапханә, китап фонды, белешмә-библиографик чыганаклар һәм журналлар белән таныштырачак. Чарада катнашучылар китаплар белән ничек дөрес эш итәргә, алар ни өчен кирәк һәм ничек барлыкка килгәннәре турындагы сөйләшүне тыңлаячаклар.
Укучылар игътибарына «Китап! Уен! Ура!» дип аталган танып-белү уены тәкъдим ителәчәк. Анда алар үзләренең тапкырлыкларын, эрудицияләрен күрсәтәчәкләр һәм әкиятләр һәм табышмаклар дөньясына кызыклы сәяхәт кылып, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алачаклар. Балалар китапханәдә вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәчәкләр.
Белешмәләр өчен телефон: (88552)466737