Хәзерге заман балалар журналлары яшь укучыларның төрле ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр. Алар укытырга һәм күңел ачарга, киңәш бирергә һәм дөньяга карашны киңәйтергә сәләтле.
Укучылар игътибарына «Мурзилка», «Веселые картинки», «Тошка», «Непоседа», «Стрекоза», «Читайка» журналлары кәгазь һәм электрон төрдә тәкъдим ителәчәк. Балалар Россиядә һәм Татарстанда балалар матбугатының үсеше, шулай ук газета, мәкалә, язма, мөхәррир төшенчәләре белән танышачаклар.
Тәкъдим ителгән материаллар һәр кулланучыга теләсә нинди темага кызыклы мәгълүмат табарга мөмкинлек бирә, чөнки һәр журнал үзенчә кызыклы! Журналлар орбитасы бик киң. Килегез, сайлагыз, укыгыз!
Белешмәләр өчен телефон: (88552)466737