Балачак – баланың дөньяны танып белә торган искиткеч чоры, һәм мәгълүмат чыганагы булып һәрвакыт китап кына тормый. Балалар үзләре яраткан мультфильм персонажларының гамәлләре үрнәгендә яхшы белән яманны аерырга өйрәнәләр. Бүген балаларның тормышын аларсыз күз алдына китерүе дә кыен. Мультфильмнарның сөйкемле, кызыклы, күңелле, игелекле һәм өйрәтүче геройларын балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата. Кинозал барлык яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылачак. Бу көнне балалар танылган балалар язучылары В. Сутеев, К. Чуковский, Э. Успенский һ.б. әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнарны караячаклар. Балалар каралган мультфильмнарны фикер алышачак һәм викторина сорауларына җавап бирәчәкләр. Чарадан соң балаларның әлеге авторларның китапларын карау һәм өйгә алу мөмкинлеге булачак.
Белешмәләр өчен телефон: (88552)466737