Акциядә катнашучы һәркем үзенең әһәмиятен тоячак, үз идеяләренең һәм гамәлләренең авырлыкка ия булуын аңлаячак һәм җәмгыять тормышында актив катнашуга илһам алачак. Акция яшьләрнең мөһимлеген, аларның потенциалын һәм үсешкә омтылышын ассызыклауга юнәлтелгән.
Чарада катнашучылар үз белемнәрен һәм тапкырлыкларын тарих һәм фәннән алып поп-мәдәният һәм заманча технологияләргә кадәр иң актуаль темаларга караган кызыклы викториналарда сынап карый алачаклар.
Шулай ук акциядә катнашучыларны уку мәдәниятенең әһәмиятлелеге турында әңгәмә көтә. Анда китапка кызыксынуның кимүе, балалар һәм яшьләр арасында укуны телевизион күңел ачу программаларын карау һәм компьютер уеннары белән алмаштыру халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсенең түбәнәюенә китерүе турында сүз барачак.