5 июньдә 17:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сарае мәйданында «Гравитация» клубының «Елларны санамаучылар өчен» әдәби-музыкаль кичәсе узачак.
«Арт-мәйдан» проекты «КАМАЗ» мәдәният сарае тарафыннан 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Җәй дәвамында һәр атнаның пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә учреждение алдындагы мәйданда төрле формадагы һәм эчтәлектәге чаралар үткәрелә: «КАМАЗ» мәдәният сарае башкаручылары һәм коллективларының бәйрәм чаралары һәм концертлары, интерактив-күңел ачу программалары, конкурслар һәм фестивальләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, әдәби-музыкаль, шигъри һәм бию кичәләре.