Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә – бу кешелек игътибарын табигать белән гармониядә яшәүнең мөһимлегенә юнәлтүче әһәмиятле вакыйга. Әлеге көн һәр кешегә Җир экосистемасын саклаудагы җаваплылыгын искәртә.
Күргәзмәгә килгән яшь укучылар елгаларның, күлләрнең, тауларның һәм урманнарның матурлыгын ачучы, шулай ук аларның хайваннар дөньясы белән таныштыручы китап һәм энциклопедияләр коллекциясе белән танышачаклар. Планетаның экологиясен саклау ысуллары һәм алымнары турындагы басмаларны күрәчәкләр. Табигатькә мәхәббәт һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирә мохитне саклап калу теләге белән сугарылган танылган рус язучыларының әдәби әсәрләре белән танышачаклар.
Күргәзмә табигатькә карата кайгыртучанлыкны һәм аның байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген ассызыклаячак.