А. С. Пушкин иҗаты уникаль. Илебездә дә, бөтен дөньяда да Пушкин теле әдәби сәнгатьнең иң югары чагылышы дип санала. Аның рус әдәбиятының үсешенә керткән өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел.
Күргәзмәдә А. С. Пушкинның барыбыз да яраткан әсәрләре тәкъдим ителәчәк: «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият», «Үлгән патшабикә һәм җиде батыр турында әкият», «Салтан патша турында әкият».
А. С. Пушкин әкиятләре укучыларны тылсымлы дөньяга алып керә, анда аларны төрле геройлар – изге һәм явыз затлар белән очрашу көтә, һәм анда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә. Әкият битләре буйлап сәяхәт итеп, укучылар сихерчеләр һәм тылсымчылар, гүзәлләр һәм җанварлар, сөйләшүче тиен һәм кычкыручы әтәч белән танышачаклар.