Гүзәл Әнвәр кызы Колчерина 1989 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. 1990 елдан – «Энергетик» мәдәният сараеның баш рәссамы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, халыкара, бөтенроссия, республика һәм шәһәр күргәзмәләре һәм иҗади конкурсларда катнашучы. Акварель графикасы һәм декоратив-гамәли сәнгать техникасында эшли.
Экспозициядә акварель һәм декоратив-гамәли сәнгать техникасында башкарылган эшләр, чәчәк мотивлары, натюрмортлар, туган якка мәхәббәтне данлаучы пейзажлар тәкъдим ителгән.