5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне һәм Россия экологы көне билгеләп үтелә, әлеге күргәзмә планетабыз, Кызыл китап һәм хайваннар дөньясы турындагы әдәбият белән таныштырачак.
«Саклар өчен белергә кирәк» бүлегендә балалар өчен экология буенча энциклопедияләр тәкъдим ителәчәк. Алар – табигатьнең ничек төзелүе һәм аны ни өчен сакларга кирәклеге турындагы китаплар.
«Канатлы һәм йонлылар – китап геройлары» бүлегендә хайваннар турындагы нәфис әсәрләр: В. Бианки, Н. Сладков, М. Пришвин, Е. Чарушин һәм башка авторларның хикәяләре урын алачак.