9 июнь – Халыкара дуслар көне, ул дуслыкка багышланган бөтендөнья бәйрәме.
«Китап битләрендә дуслык» бүлегендә В. Драгунскийның «Дениска хикәяләре», В. Осееваның «Тылсымлы сүз», М. Паррның «Вафли йөрәге», А. Зенькованың «Әтисе исемесез Григорий Бабочкин» һ.б. китаплар тәкъдим ителәчәк. Алар үзара аңлашуга, ярдәмләшүгә, ышанычлы булырга һәм тугрылыкка өйрәтәчәк.
«Әкият дуслары: тугрылык һәм дуслык турында хикәяләр» бүлеге китаплары әкият геройларының дуслыгы һәм маҗаралары турында сөйләячәк: Н. Носовның «Белмәмеш маҗаралары», А. Линдгренның «Озынчулкы Пэппи», «Малыш һәм Карлсон», А. Волковның «Зөмрәт шәһәр тылсымчысы» һ.б.