Табышмаклар чишү һәрвакыт балаларны үзенә җәлеп иткән. Яшерен мәгънәне табу, образны чамалау, сүзләрдә нинди яшерен фикер салынганын аңлау һәм үз тапкырлыгыңны исбатлау – бала өчен бу чын хәзинә эзләү кебек.
Күргәзмәдә табышмаклы китаплардан тыш, төрле катлаулылыктагы табышмаклар да тәкъдим ителәчәк – гади шаяртулардан алып, логика һәм зирәклек таләп итә торганнарына кадәр. Китапханәчеләр балалар өчен әкияти ребуслар, кроссвордлар, яраткан әдәби геройларның күләгәләре һәм уеннар әзерләячәк. Балаларда кызыксыну уяткан китапларны өйгә алырга мөмкин булачак.