Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары һәм иң зур сугышлары турында, шул фаҗигале көннәрне күргән һәм анда катнашкан кешеләр тарафыннан язылган китаптар тәкъдим ителә. Шулай ук экспозиция кулланучыларны сугыш юлларын үткән язучыларның әсәрләре белән таныштыра. Бу язучылар үзләренең сугыш хатирәләре турында гаҗәеп китаплар иҗат иткәннәр. Кайберләре сугыш вакытында һәм аннан соң ук, кайберләре еллар үткәч, ә кемдер, мәсәлән, Василь Быков кебек, гомере буе сугыш турында язган.
Аларның әсәрләрендә төп линия булып солдат дуслыгы, фронт иптәшлеге, сугышчан тормышның авырлыгы, үлем алдындагы курку һәм батырлык тора. Бу — Борис Васильевның «А зори здесь тихие» («Таңнар монда тыныч»), Юрий Бондаревның «Горячий снег» («Кайнар кар»), Константин Воробьевның «Убиты под Москвой» («Мәскәү янында һәлак булдылар») әсәрләре һәм башка фронтовик-авторларның китаплары.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 58-55-11