Владимир Сутеевның игелекле, күңелле һәм кызыклы китаплары күп балаларга һәм олыларга таныш. Аның бөтен иҗаты иң кечкенә укучыларга юнәлтелгән. Ул аларның акыллы һәм игелекле остазы, аның белән әкият юлларында атлау җиңел һәм күңелле.
Төсле экспозициядә балачактан ук барыбызга да таныш китаплар тәкъдим ителәчәк: «Өч песи», «Гөмбә астында», «Кыңгыр песи», «Тычкан һәм каләм», «Алма капчыгы», «Төрле тәгәрмәчләр», «Ярдәмчел таяк», «Кем мияу диде?» һ.б. Күпсанлы якты иллюстрацияләр — Владимир Сутеев китапларының аерылып торган үзенчәлеге. Шуның аркасында аның әкиятләрен укырга яки рәсемнәрдәге хикәя кебек карарга мөмкин. Шунысы белән алар автор үзе иҗат иткән мультфильмнарга да охшаган.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 58-55-11