Дуслык – бәяләп бетергесез хәзинә, язмыш бүләге. Ул укуга, хезмәт эшчәнлегенә һәм тулы канлы тормышка ярдәм итә, рухи камилләшүгә, игелеклелекне үстерүгә һәм көчләрне ныгытуга булышлык итә. Дус табу – зур бәхет.
Дуслык темасы әдәби мираста мөһим урын алып тора. Язучылар һәм шагыйрьләр дус ярдәме иң авыр тормыш сынауларын да җиңәргә булышуын күрсәтергә омтылганнар. 9 июньдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә.
Күргәзмәдә М. Дюбюкның «Арыслан һәм кош», Х. Веббның «Кечкенә кошның зур сәяхәте», «Принцессаның туган көне», Т. Либенсонның «Позитивлы Иззи», К. ДиКамилло һәм Э. МакГиның «Бинк һәм Голли. Аерылгысыз дуслар» һәм укучыларга ныклы дуслык турында сөйләячәк башка әсәрләр тәкъдим ителгән.