5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Кешенең әйләнә-тирә мохит турында белемгә ия булуы, аны өйрәнүе һәм саклап калу буенча чаралар күрүе бик мөһим.
Һәр кеше табигатьне саклау эшенә үз өлешен кертә ала. Бу – хәзерге заманда яшәешнең төп принцибы. Табигать дөньясына кайгыртучанлык күрсәтеп, аны яклап һәм аның байлыгын арттыруга ярдәм итеп, кеше гомуми иминлеккә зур өлеш кертә.
Китапханә укучылары һәм кунаклары игътибарына «100 великих» сериясеннән китаплар тәкъдим ителгән күргәзмә тәкъдим ителә – «Рекорды живой природы», «Тайны из жизни растений», «Заповедники и парки». Моннан тыш, күргәзмә экологик проблемаларга игътибарны юнәлтә, табигатькә сакчыл караш турында уйланырга мөмкинлек бирә.