14 июньдә Америка язучысы Гарриет Бичер-Стоуның тууына 215 ел тула. Ул бөтен дөньяга танылган «Том агай алачыгы» («Хижина дяди Тома») романын язган. Кушма Штатларда коллык тормышын җентекләп тасвирлаган әлеге әсәр күп кенә үзенчәлекле образларга бай. Хикәянең үзәгендә мәхәббәт, юашлык, игелек һәм фидакарьлек белән тулы зур йөрәк иясе булган Том агайның язмышы тора.
Әлеге әсәр басылып чыкканнан соң да Бичер-Стоу иҗат итүен дәвам итә һәм башка әсәрләр, шул исәптән «Дред, ләгънәтле сазлык турында повесть» («Дред, повесть о Проклятом болоте») әсәрен яза.
Язучының кыю иҗатына багышланган күргәзмәдә «Том агай алачыгы» романының төрле басмалары тәкъдим ителәчәк.