Яңа китаплар килү – даими укучылар өчен дә, китапханәчеләр өчен дә һәрвакыт шатлыклы хәбәр. Яңа китап белән очрашу серле йомгакны сүтү кебек, аның эчтәлеге белән якыннар, дуслар белән уртаклашу теләге туа. Яңа басылган кәгазьнең шытырдавы һәм буяуның нечкә исе, шулай ук битләр аша үз тарихын сөйләргә омтылган текст тудырган тойгы – күп кешеләр өчен иң яраткан мизгелләрнең берсе.
Китап киштәләрендә укучыларны М. Евсееваның «Макс Шмякс», В. Постниковның «Мармеладная бабушка», Э. Форназариның «Что такое буллинг. Как с ним бороться?», О. Фадееваның «Тихая книга» әсәрләре һәм башка яңалыклар көтә.