Быел күренекле рус язучысы, драматург һәм режиссер Михаил Афанасьевич Булгаковның тууына 135 ел тула. Аның иҗади мирасы үзенең актуальлеген югалтмаган күпсанлы романнар, повестьлар, хикәяләр һәм пьесалардан тора. Язучының юбилеена багышланган күргәзмәдә аның «Эт йөрәге», «Яшь табиб язмалары», «Театр романы», «Ак гвардия», «Язмышлы йомыркалар», «Дьяволиада», «Иван Васильевич» һәм, әлбәттә, Булгаковка бөтендөнья даны китергән «Мастер һәм Маргарита» кебек танылган әсәрләренең якты басмалары тәкъдим ителәчәк.