1935 елның 21 июнендә Франсуаза Саган туган – ул үзенең әсәрләре белән миллионлаган укучыларның йөрәгендә тирән эз калдырган француз язучысы. Ул кеше хисләренең катлаулылыгын оста тасвирлап, укучыны үз геройларының кичерешләр дөньясына алып керергә сәләтле булган.
Саган үзенең танылу юлын бик яшь чагында ук чыккан «Исәнме, моңсулык!» романы белән башлый. Бу әсәр яшьлек, ирек һәм җәмгыять нормаларына каршы протест символы булып әверелә.
Иҗат елларында Саган күп кенә искиткеч әсәрләр: романнар, хикәяләр, пьесалар һәм повестьлар иҗат итә. Аның һәр китабы – тормыш, яшәеш мәгънәсе һәм мөһим кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итүче психологик драма.
Франсуаза Саганга багышланган күргәзмәгә килү аның XX гасыр әдәбиятенә керткән өлешен бәяләргә һәм бу күренекле язучының тормыш юлын яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк.