Инглиз шагыйрәсе һәм язучысы Шарлотта Бронте 1816 елның 21 апрелендә туган. Башлангыч чорда ул үзенең әсәрләрен Каррер Белл псевдонимы белән бастырган. Аның әсәрләре замандашлары арасында популяр булган, ә хәзерге вакытта Шарлотта Бронте романнары күп телләргә тәрҗемә ителгән, күп тапкырлар экранлаштырылган һәм киң катлам укучыларга билгеле.
2026 елда инглиз язучысының тууына 210 ел тулу билгеләп үтелә. Язучының апалары Эмилия һәм Анна Бронтеларның талантын да искә алмыйча булмый. Алар «Яшенле ашуу» («Грозовой перевал») һәм «Агнес Грей» романнары белән танылды, бу әсәрләр үз заманында зур кызыксыну уятты һәм соңыннан инглиз әдәбияты классикасы дип танылды.
Язучының кабатланмас талантына багышланган күргәзмәдә «Джейн Эйр» романы төрле басмаларда, шулай ук «Укытучы» («Учитель») әсәре тәкъдим ителәчәк.