Россиядә 1993 елдан башлап, һәр ел саен Яшьләр көне бәйрәм ителә. Бу көн энергиягә һәм дәрткә тулы яшьләргә багышланган, алар алдында киң мөмкинлекләр ачыла. Күргәзмәдә яшьлек, үсмер чор, беренче мәхәббәт һәм тормышта үз урыныңны табу кебек уртак темалар белән берләштерелгән китаплар тәкъдим ителәчәк. Яшь укучылар Россия һәм чит ил авторларының әсәрләре белән таныша, әдәбият дөньясындагы яңа исемнәрне ача һәм китап геройларында үзләрен күрә алачак. Бу китаплар яшьләрне борчыган күп кенә сорауларга җавап бирә һәм дөнья әдәбияты белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек тудыра.