Яз һәм җәй – барлык дача яратучылар өчен күптән көтелгән фасыл. Бакча һәрвакыт эшләү һәм ял итү өчен уңайлы урын булып кала. Җир һәм үсемлекләр белән аралашу шатлык китерә, мәшәкатьләрдән арындыра. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият яңа баш алучыларга да, тәҗрибәле яшелчә үстерүчеләргә, бакчачыларга һәм чәчәк үстерүчеләргә дә кызыклы булачак. Төсле, бай иллюстрацияле басмалар укучыларга үсемлекләрне карау, чәчәкләр үстерү һәм агачлар утырту турында җентекләп сөйләячәк. Китаплар ландшафт дизайны алымнары белән таныштырачак, идеаль газоннар һәм чәчәк түтәлләре ясау сәнгате турында мәгълүмат бирәчәк.