Китапханәдә язучылар турында китап күргәзмәләре циклы башлана. Беренче күргәзмәдә француз язучысы, шагыйрь һәм һөнәри очучы Антуан Мари Жан-Батист Роже де Сент-Экзюпери тәкъдим ителәчәк. Ул барыбызга да егерменче гасыр француз язучысы, дөньядагы иң популяр әсәрләрнең берсе – «Кечкенә принц» авторы буларак мәгълүм. Ләкин ул шулай ук фәлсәфәче дә. Үз әсәрләрендә язучы кеше гомере кысаларында ирешергә мөмкин булган кешелек яшәешенең билгеле бер идеалын тудырырга омтылган. Антуан де Сент-Экзюпери китаплары 300дән артык телгә һәм диалекка тәрҗемә ителгән. «Кечкенә принц» — дөньяда иң күп тәрҗемә ителгән һәм сатылган китапларның берсе. Күргәзмәдә «Хәрби очучы», «Көньяк почтасы», «Төнге очыш», «Кешеләр планетасы» китаплары тәкъдим ителәчәк.