1936 елның 23 июнендә америка язучысы, фәлсәфәче, публицист һәм очучы Ричард Дэвид Бах дөньяга килгән. Аның язмышы һава һәм авиация белән аерылгысыз бәйле. Бу кеше бөтен дөнья буенча миллионлаган укучылар өчен ирек һәм илһам символына әверелде.
Бахның әдәби геройлары һәр хыялланучының чиксез күк киңлекләре, кеше мөмкинлекләре һәм аң чикләрен кичү турындагы хыялларын гәүдәләндерде. Китапларда чагылган автор фәлсәфәсе укучыларда тирән тәэсир калдыра, тормыш мәгънәсе, билгеләнеш һәм сайлау иреге турында уйланырга мәҗбүр итә.
Бу күргәзмә замандашларга Ричард Бахның хыялы һәм таланты белән тудырылган искиткеч дөньяны искә төшерү өчен оештырыла. Бу — һава очыш шатлыгы белән тулган, күк йөзе ирек һәм чиксез ачышлар киңлегенә әверелгән дөнья.