Һәр елның 26 июнендә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Наркомания дөньякүләм иң зур янауларның берсе булып тора, чөнки психоактив матдәләрне куллану гражданнарның сәламәтлегенә һәм иҗтимагый иминлеккә зур зыян китерә, шулай ук җәмгыятьнең тыныч үсешенә һәм тотрыклылыгына янау тудыра.
Җәмгыять проблемаларына битараф булмаган укучылар өчен А. Каспаревичның «Эчкечелектән, тәмәке тартудан, наркотиклардан котылуның ышанычлы ысулы», И. Ципоркин, Е. Кабановның «Үсмерләр өчен гамәли психология яки наркотиклар турында бөтен хакыйкать», Л. Зойяның «Наркомания: патологияме әллә инициация эзләүме?» китаплары, шулай ук «Наркотиклар турында хакыйкать», «Наркоманиядән үз-үзеңне яклау» брошюралары тәкъдим ителәчәк.