Чаллыда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 74 процентка башкарылган
2024 елда капиталь ремонт программасына 114 күпфатирлы йорт кертелде. Анда 52 меңнән артык кеше яши. Быел торак йортларга капиталь ремонт эшләре 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш. Бу хакта Илья Зуев хәбәр итте.